Казанда яшүсмерләр арасында кул көрәше буенча Татарстан чемпионаты үтте

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
“Зилант” спорт мәктәбендә тренер Рүзия Габдрахманова кул астында шөгыльләнүчеләр Кукмара металлл савыт-сабалар заводының хәйриячелек ярдәме белән әлеге турнирга барып, күркәм нәтиҗәләр белән кайттылар. Наил Кондратьев (Савали техникумы), Алинә Мусаткина (күппрофильле лицей), Дилә Биккинина (мәктәп-гимназия) икенче урыннарны алдылар. Эльмира Шәфигуллина (мәктәп-гимназия) - өченче, Рузанна Хөсәенова (күппрофильле лицей) дүртенче урыннарга лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International