“Шәфкать” балалары үзәкнең хезмәт ветераны белән очрашты

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Үзәктә хезмәт ветераны Люция Шәрифуллина белән очрашу үткәрелде. Люция Әгъләм кызы биредә озак еллар тәрбияче ярдәмчесе булып эшләде. Һәрвакыт үз вазыйфаларына намус белән карады, балаларны чисталыкка, тәртипкә өйрәтте. Әмма иң беренче чиратта әхлакый сыйфатлар – сабыр булу, бер-береңне аңлау, кешелеклелек тәрбияләргә тырышты. Ул хезмәттәшләре арасында да һәрвакыт абруйлы булды. Лаеклы ялда булса да, аңа хәзер дә сорау-киңәшләр белән мөрәҗәгать итәләр.

Очрашуда Люция апа сабыйларга үзенең хезмәт юлы, тернәкләндерү үзәгенең үсеш этаплары, әдәп-әхлак кагыйдәләре, өлкәннәргә карата мөнәсәбәт турында сөйләде. Люция апа, лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый, гарәп телен өйрәнә, Кукмара мәдрәсәсен тәмамлый. Балалар хөрмәткә лаек ветеран белән очрашудан канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International