Парламент дәресләре үтте

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Сәрдекбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Галиев Ильс Расим улы һәм Файзуллина Эндже Ахматгали кызы "Законнар кайда туа?" дигән темага Парламент дәреселәре үткәрделәр.Дәреснең максаты:
укучыларда, демократик җәмгыятьтә парламентның роле, урыны турындагы сорауларга җавапларны ныгыту, киңәйтү.
Бурычлары:
- парламент төзелеше турындагы белемнәрне гомумиләштерү;
- Конституцияләр тарихы турындагы мәгълүматны искә төшерү;
- дәүләт хакимияте органнары системасы турында белемнәрне киңәйтү;
- хокукый культура тәрбияләү, үз дәүләтеңне,дәүләт эшлеклеләрен хөрмәт итү сыйфатлары ныгыту.
Укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International