"Тылсым" үзәгеннән хәбәрләр

2014 елның 29 ноябре, шимбә
«Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәненең “Наз” социаль-сәламәтләндерү бүлегендә күп еллар социаль сферада эшләп пенсиягә чыккан пенсионерлар һәм инвалидлар өчен 12 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр дәваләу һәм ял итү курслары оештырылды. Ял итүчеләр өчен хезмәт терапиясе инструкторы Шайдуллина Ленара тарафыннан кул эшләре дәресе оештырылды. Өлкәннәр, бигрәк тә, “Декупаж” дип аталган төрне ошаттылар. Алар зур канәгатьлек белән гап-гади вазаларны, шкатулкаларны сокландыргыч, оригиналь әйберләргә үзгәрттеләр.

Л. В. Шәйдуллина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International