Кукмараның сәхнә ветераннары Түбән Камада концерт куйды

2014 елның 29 ноябре, шимбә
Кукмараның сәхнә ветераннары Түбән Кама шәһәре тамашачылары каршында чыгыш ясап кайттылар."Яшьлегем кайтавазы" концерт төркеменең чыгышларын тамашачылар яратып һәм сокланып кабул итте. Ретро җырлар, гармун һәм тальян моңнары беркемне дә битараф калдырмады.Концерт барышында артистларыбызга кушылып җырлап утырган тамашачылар, кабат очрашырга язсын, дип озатып калдылар.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International