“Шәфкать”тә Спорт көне үткәрелгән

2014 елның 29 ноябре, шимбә
Бу көнне инвалид балалар спорт ветераннары белән очраштылар. Спортчылар аларга үзләренең уңышлары, бүләкләре, нинди юллар аша спортка килүләре турында сөйләделәр. Аннан соң яшь һәм өлкән буын арасында өстәл теннисы буенча ярыш үтте. Беркем дә җиңелергә теләмәде: малайлар үзәктәге теннис түгәрәгенә йөргәнлектән, әлеге юнәлештә үзләренең яхшы хәзерлекле булуларын күрсәтсәләр, өлкәннәрнең дә тәҗрибәләре җитәрлек иде. Нәтиҗәдә, турнирда дуслык җиңде, һәркем бу бәйгедән бары тик уңай кичерешләр генә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International