Зур Кукмара авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Әниләр бәйрәме” үткәрде

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
28 ноябрьдә Зур Кукмара авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Әниләр бәйрәме” үткәрде. “Шатлык”, “Бәләкәч” балалар бакчалары һәм, Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары белән рәсем конкурсы үткәрелде. Бәйрәм барышында җиңүче балалар бүләкләнде. Бәйрәмгә иң сабыр, иң оста куллы, иң яшь, җыр- моңга гашыйк, гөлләр үстерергә яратучы әниләр чакырылды. Шулай ук алар да бүләкләнде. Бәйрәм кичәсе әниләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International