Купкада бәйрәм концерты күңелле үтте

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Купка мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм узды. “Әйтче әле, бармы бу дөньяда яратмаган ана баласын?” дигән концертка халык бердәм булып килгән иде. Концерт моңлы җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз белән үрелеп барды. Залда утыручы хөрмәтле әниләр, апалар арасында “Бәбәй киендерү” һәм “Бишек җырлары” конкурслары оештырылды. Тамашачы һәр чыгышны алкышларга күмде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International