“Шәфкать”тә Корбан ашы узды

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Инвалидлар декадасы кысаларында “Шәфкать” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Корбаш ашы уздырылды. Бәйрәм сые район халкы китергән корбанлык итләреннән әзерләнде. Мул табын артында вәгазьләр тыңланды, инвалид баласы булган мохтаҗ гаиләләргә сәдака акчалары таратылды. Шулай ук ул көнне хәйриячелек ярдәме дә күрсәтелде – инвалид бала тәрбияләүче авыр тормышлы гаиләләргә 30 килограммм корбан ите өләшенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International