Кукмаралылар киокусинкай каратэ буенча чемпионатта катнашты

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Базарлы Матак бистәсендә киокусинкай каратэ буенча сигез яшьлек һәм аннан зурраклар арасында беренчелек һәм чемпионат үтте. Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 160 спортчы катнашты. Әлеге бәйгедә райондашларыбыз Рәмзил Әгъләмҗанов, Ирек Галимов – беренче, Фәрхәт Гәрәев, Ислам Хәкимҗанов – икенче, Камил Закиров өченче призлы урыннарны алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International