Югары Арбаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе 80 еллык юбилеен үткәрде

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
6 декабрь көнне Югары Арбаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе 80 еллык юбилеен билгеләп узды. Юбилейга кадерле кунаклар, мәктәбебездә укыткан барлык укытучылар, хезмәткәрләр һәм әлеге мәктәпне тәмамлаган барлык чыгарылыш укучылары чакырылган иде. Кунаклар хөрмәтенә зур концерт һәм бәйрәм табыны әзерләнде. Концерт мәктәп тарихы, мәктәп директорлары, ветеран укытучылар темасына багышланган презентацияләр белән үрелеп барды. Мәгариф ветераннары, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар үзләренең хатирә- истәлекләре белән уртаклаштылар. Барысы да балачакларына, мәктәп елларына кайтып куаныч һәм шатлык хисләре кичерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International