Район Мәдәният йортында "Балкып яшә" дигән фестиваль үтте

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Наркоманияне кисәтү айлыгы һәм СПИД белән Халыкара көрәш көне уңаеннан район Мәдәният йортында укучы яшьләрнең “Балкып яшә” дигән иҗат фестиваль үткәрелде. Фестивальдә Кукмара беренче гимназиясе, күппрофильле лицей, 3нче, 4нче урта мәктәпләреннән командалар катнашты. Һәр коллектив ярты сәгатьлек программа белән чыгыш ясады. Анда вокал, хореография, нәфис сүз кебек традицион жанрлар белән бергә брейк-данс, хип-хоп, техно һәм башка неформал иҗатка да урын бирелде. Һәр команда чыгышында наркоманиянең куркыныч афәт булуына басым ясады, матур тормыш үзебезнең кулларда дигән фикерне яктыртты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International