Югары Шөн фермасында семинар-киңәшмә булды

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
“Тукай” агрофирмасының “Гигант” бүлекчәсе базасында район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлеге башлыклары Югары Шөн фермасында терлекләрне кышлату чоры барышы белән таныштылар. Сүз үрчем алу, яшь малларны үстерү технологиясе турында барды.
-Шушы юнәлештә тиешенчә эшләмәү нәтиҗәсендә агрофирмалар миллионнарга сумнар югалталар. Ә бу акчалар хезмәт хаклары түләү, төзелешләр алып бару, эш шартларын яхшыртуга тотылыр иде, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.
Киңәшмәдә терлекчелектә 11 айлык эшкә, язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонты барышына нәтиҗә ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International