Президент Чыршысында районыбыздан 36 бала катнашты
2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Кичә Казан шәһәренең “Татнефть-Арена” стадионында Президент Чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда районыбыздан 36 бала катнашты. Алар арасында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, уку отличниклары, фестиваль һәм спорт ярышлары призерлары бар иде.