Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Мәдәният елы төгәлләнде, әмма эш дәвам итә
2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Район Мәдәният йортында Мәдәният елын йомгаклауга багышланган кичә булды. Тынлы оркестр чыгышы белән башланып киткән бәйрәм зал тутырып килгән тамашачыларны моң дөньясына алып кереп китте. Районыбызда дус-тату гомер кичерүче татар, рус, мари, удмурт халыкларының дәртле биюләре, моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Район җитәкчесе Сергей Димитриев матур тамаша бүләк иткән үзешчәннәргә рәхмәт белдереп, “Идел-йорт” төбәкара фестивалендә катнашып, “Гран-при”га ия булган район халык театры артистларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Мәдәният елын төгәлләү дигән төшенчә, әлбәттә, шартлы рәвештә әйтелгән. Бу бары тик үткәннәргә карап нәтиҗә ясау, ирешелгән уңышлар белән уртаклашу, дияр идем. Ә районыбыз үзешчәннәренең уңышлары чыннан да горурланырлык. Бистәбездә үткәрелүче конкурс-бәйгеләрдән башлап, республика, ил күләмендә узучы чараларда актив катнашып, зәңгәр экраннарда ялтыраган, башкалада гына түгел, Казахстан, Чиләбе Сабантуйларын бизәгән якты йолдызлар алар.
-Мәдәният елы - районыбыз өчен мөһим вакыйга. Район мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуда зур хезмәт куялар. Киләчәктә дә бу эшләр тукталырга тиеш түгел, яңа уңышлар, яңа үрләр яуларга язсын, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев бәйрәмгә килүчеләрне котлап.
Мәдәният йорты сәхнәсен бизәгән төрле милләт халыкларының чыгышлары –һәрбер коллективның үзенчәлекле милли киемнәрдән чыгуы, милли җыр-биюләр башкаруы яшь буынга үрнәк булса, өлкәннәргә исә яшьлек елларына тагын бер кат әйләнеп карау мөмкинлеге туды.
-Районыбыз өчен Мәдәният елы уңышлы булды. Күрсәткечләр, башкарган эшләр күләмле. Әмма безнең өчен иң мөһиме – автобус белән бүләкләнү, ул безгә бик кирәк иде, - ди район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев. .–Театр җитәкчесе Рамил Сәләхетдиновка тырыш хезмәте өчен рәхмәтем зур. Гомумән алганда, мәдәният хезмәткәрләре башкарган– көндәлек эш ул - бәйрәмнәр, төрле чаралар. Хәзерге вакытта Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чаралар оештырыла, бәйрәмнәр якынлаша. Район мәдәният йортында, авыл мәдәният учакларында эш гөрли.
Һәркемнең тормышында, күңелендә мәдәният яши. Бу - концерт, тамаша, төрле чаралар гына түгел, ә кешеләрнең әхлак тәрбиясе, күңел дөньясы байлыгы чагылышы. Районыбызда кемдер җыр-биюгә оста булса, икенчеләре аларны яратып, рәхәтләнеп тамаша кылалар. Бу бәйләнеш югалмасын, талантлар сәхнә түреннән төшмәсен, ә тамаша заллары һәрвакыт тулы булсын дип телик.
Роза БАҺАВИЕВА, Кукмара поселогы:
-Без гаиләбез белән концертларга йөрергә яратабыз. Балаларым да Мәдәният йортында булачак чаралар турында кызыксынып торалар. Үзебезнең район үзешчәннәре куйган тамашалар да шәһәр артистларыныкыннан бер дә ким түгел. Телевизор экраннарыннан да “кукмаралылар” дип горурланып карап утырабыз. Читтән килгән артистларның чыгышларын да көтеп алабыз. Бары тик билетлар кыйммәт булуы гына күңелебезгә ошап бетми.
Ризилә КОРБАНОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 21 маена Татарстан Республикасы
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 21 маена Татарстан Республикасы
2026 елда кадрларга перспектив ихтыяҗ
2026 елда кадрларга перспектив ихтыяҗ
19
май, 2026 ел
Артур Зәкиев җитәкчелегендә Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көненә багышланган чара уздырылды
2026 елның 19 маенда «Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбенең чаңгы базасында Артур Зәкиев җитәкчелегендәге Кукмара шәһәренең скандинавия йөрешен яратучылар клубы белән берлектә Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көненә багышланган чара үткәрелде. В.И. Ленинның "Кышкы Уеннар" Китабы. «Өченче буын» спорт сөючеләре Пионерия тарихын, гимнны искә төшерделәр һәм «скандинавия йөреше»рәвешендә йөреп кайттылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр. 2026 елның 20 маенда, көндез һәм кич 20 майда Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 метр тизлектә кыска вакытлы җил булуы көтелә, боз булырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз