Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Сөт бәясе: Манзараста – 15,Поч. Кучукта – 20 сум
2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәясенең төрле җирлектә төрле булуы халыкта урынлы борчылу тудыра. Чыннан да, сөт җыючы эшмәкәрләр аны продукция эшкәртүчеләргә бер үк хак белән тапшыралар бит, ә җитештерүчеләргә – мал хуҗаларына төрле бәядән исәп-хисап ясыйлар. Мондый төрлелек юл чыгымнары белән бәйле, дияр кайберләре. Әмма бер җирлектә бер-берсеннән 1–2 чакрым ераклыкта гына урнашкан авылларда төрле бәя булуны ничек аңлатырга? Мисал өчен, Түбән Үрәс җирлегендәге Түбән Үрәс, Танькино авылларында сөтнең һәр литры өчен ноябрь аенда 15 сумнан түләгәннәр, ә Иске Оча, Үрәсбаш авылларында 16 сумнан исәп-хисап ясалган. Әмма анда әле октябрь ае өчен генә түләнгән, югыйсә, инде декабрь төгәлләнергә дә санаулы гына көннәр калып килә. Пычак авыл җирлегенең Пычак авылында сөт җыючы Борис Степанов продукциянең һәр литрына октябрь аенда 17 сумнан түләсә, Арпаяз, Әсән-Елга халкы 16 сумга канәгать булып калган. Биредә яшәүчеләр дә ноябрь, декабрь айлары өчен тизрәк акча түләнүен көтә. Югары Чура, Поч.Кучук авыл җирлекләрендә дә төрле бәяләр булу аңлашылмый. Ә Түбән Өскебаш авыл җирлегендә Красная Гора авылында сөткә түләү нигәдер август аенда ук 14 сум 50 тиен белән тукталып калган. Шул ук вакытта Күкшел, Мәмәшир авылларында сөт җыючылар мал хуҗалары белән көн саен исәп-хисап ясыйлар, бүгенге көндә сөт бәясе төрле авылларда 17 сум – 17 сум 50 тиен тәшкил итә. Биредә дә 50 тиен аерма булу аңлашылып бетми. Зур сумма түгел, әмма тиеннәрдән сумнар җыела бит.
Сәрдекбашта сөт җыючы Рәдиф Әхмәтов ноябрь ае өчен 17 сум 50 тиеннән түләгән. Югары Чура, Каенсар, Лельвиж, Нырья, Олыяз, Ош.Юмья, Туембаш, Ядегәр, Янил, Байлангар, Зур Кукмара, Зур Сәрдек авыл җирлегендә исә ноябрь аенда 17 сумнан исәп-хисап ясалган. Иң түбән бәя һаман Нырты авыл җирлегендә – Мөнип Һадиев сөтнең литрына 15 сумнан, Дусай җирлегендә исә 16 сумнан түләгән. Башка кайбер эшмәкәрләрнең дә сөтне төрле авылларда төрле бәядән җыюлары гаҗәпләндерә. Күрәсең, конкурентлык булган җирлектә алар югарырак бәя куярга тырыша, конкурентлар булмаган авылларда исә түбән бәядән булса да, барыбер сөтне тапшыралар дигән күзлектән чыгып эш итә. Ә иң югары бәя – Пчеловод авылында (сөт җыючы Райнур Әхмәтов) сөтнең һәр литры 18 сум, Поч.Кучукта (Зөлфәт Ибраһимов) – 20 сум 50 тиен тора.
Бүген кибетләрдә сөтнең литрын 30-40 сумнан сатып алабыз. Аны җитештерүчеләргә исә бу акчаның яртысы да эләкми. Шуңа да сөт җыючы эшмәкәрләр авыл халкының хезмәтенә карата гадел булсыннар иде.
Гөлгенә ШӘРИПОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 21 маена Татарстан Республикасы
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 21 маена Татарстан Республикасы
2026 елда кадрларга перспектив ихтыяҗ
2026 елда кадрларга перспектив ихтыяҗ
19
май, 2026 ел
Артур Зәкиев җитәкчелегендә Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көненә багышланган чара уздырылды
2026 елның 19 маенда «Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбенең чаңгы базасында Артур Зәкиев җитәкчелегендәге Кукмара шәһәренең скандинавия йөрешен яратучылар клубы белән берлектә Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көненә багышланган чара үткәрелде. В.И. Ленинның "Кышкы Уеннар" Китабы. «Өченче буын» спорт сөючеләре Пионерия тарихын, гимнны искә төшерделәр һәм «скандинавия йөреше»рәвешендә йөреп кайттылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр. 2026 елның 20 маенда, көндез һәм кич 20 майда Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 метр тизлектә кыска вакытлы җил булуы көтелә, боз булырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз