Суд приставлары акция үткәрә

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Суд приставлары хезмәте Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Яңа елга – бурычларсыз” дип исемләнгән традицион акция үткәрә. Әлеге акция бурычларын вакытында түләмәү белән бәйле проблемаларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Суд приставларының район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта кукмаралыларның һәм оешма-предприятиеләрнең коммуналь түләүләр буенча 1 миллион 337 мең сум, иминият кертемнәре буенча 61 миллион 773 мең сум, салымнар буенча 10 миллион 10 мең сум, алиментлар буенча 43 миллион 251 мең сум, административ штрафлар буенча 1 миллион 667 мең сум, ЮХИДИ штрафлары буенча 1 миллион 710 мең сум, дәүләт пошлинасы буенча 1 миллион 503 мең сум һәм башка төр бурычлары җыелган. Гомумән алганда, барлык бурычлар күләме 755 миллион 952 мең сумнан артып китә.
Җыелган бурычлар буенча исәп-хисап ясап, Яңа елга тыныч күңел белән керсәк иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International