Кукмараның “Полиция Кыш бабае” балаларга бүләкләр өләште

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Республикада “Полиция Кыш бабае” пиар-акциясе бара. Акция барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларны һәм үсмерләрне ачыклау буенча рейдлар оештырачаклар. Хезмәткәрләр арасында кием, уенчыклар, китаплар җыюны оештырдылар инде.

Акция барышында беренче этапта ачыкланган әлеге балаларга һәм гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызы киемендәге полиция хезмәткәрләре районыбызның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр көче белән әзерләнгән Яңа ел бүләкләре, азык-төлек пакетлары һәм башка әйберләр тапшырдылар.

“Полиция Кыш бабае” дигән пиар-акция киләсе елның 18 гыйнварына кадәр үткәрелә. Аның максаты – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлекне кисәтү буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, балалары социаль куркыныч хәлдә булган тәртипсез һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның һәм полициянең участок уполномоченныйларының абруйларын күтәрү, халыкның хокук саклау органнарына карата ышанычын арттыру, уңай хокук аңын булдыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International