Район җитәкчесе Сергей Димитриев республикакүләм конкурста катнашкан киез итек-киез комбинаты егетләре белән очрашты

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Киез итек-киез комбинатының ремонтлау-механика цехы егетләре – токарь Артем Ермолаев, фрезерчы Нияз Нәкыйпов, слесарь Айрат Баһамановлар эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру максатында Казан шәһәрендә оештырылган “Һөнәр буенча иң яхшысы” конкурсында катнашып, дипломга ия булдылар. Егетләрне район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады, үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды. Кукмарада шундый үз эшенең осталары булуы белән горурлануын белдереп, алга таба да эшләрендә уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International