Районыбызның Нырты урта мәктәбенә 80 тулды

2015 елның 6 гыйнвары, сишәмбе
Яңа елга аяк баскач, Нырты урта мәктәбе үзенең 80 еллыгын билгеләп үткән. Әлеге тантанага 200гә якын кунак чакырылган. Алар арасында төбәгебезнең күренекле шәхесләре дә шактый. Чара барышында мәктәпнең элеккеге директорлары Зиннур Сәләхов, Ахун Фәизов, Йосыф Хаҗиевлар истәлегенә мемориаль такта ачылган. Бәйрәмдә район җитәкчесе Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровлар да катнашып, мәгариф алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырганнар, ә ветеран- укытучылар истәлек бүләкләренә лаек булганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International