Терлекчелектә еллык эшкә йомгак ясалды

2015 елның 10 гыйнвары, шимбә
"Восток" хуҗалыгында семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда терлекчелек тармагында еллык эшкә йомгак ясалды. Семинарда катнашучылар Түбән Шәмәрдән комплексында малларны кышлату тәртибе белән таныштылар. Хуҗалыкта бүгенге көндә 12 тонна сөт сатыла, бу бер сыерга исәпләгәндә 20 килограмм туры килә. Биредә берничә ел элек мега-ферма төзелгән иде, быел аның 400 малга исәпләнгән икенче корпусы сафка басачак. Востоклылыр язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы төзекләндерү белән дә җитди шөгыльләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International