Ядегәр авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Ядегәр авылында җирлек һәм күмәк хуҗалыкның хисап җыелышлары үтте. Анда авыл җирлеге башлыгы җитәкчесе, “Восток” җәмгыяте җитәкчеләренең еллык эшкә хисаплары булды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев узган ел районда башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук участок инспекторы Айдар Фәйзуллин, район прокуроры Минемулла Нәҗипов һәм башкаларның да чыгышлары тыңланды, авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Алдынгыларга, лаеклы ялга китүчеләргә, яшь парларга истәлек бүләкләре бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International