Качману көнне Югары Чура авылында купель ачылды

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Православие халкының иң зур һәм дини бәйрәмнәренең берсе – Качману көнендә Югары Чура авылында купель ачылды. Иганәчеләр, авыл халкы, якташлар көче белән төзелгән, чишмә буена урнашкан әлеге су чумыну урыны әллә каян күренеп, үзенә дәшеп тора. Тантанада район җитәкчесе Сергей Димитриев та катнашып, үзенең иң изге теләкләрен ирештерде. Төзелеш вакытында үзләреннән өлеш кертүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Дин әхелләре тарафыннан ясалган махсус йоладан соң, теләге булган һәркем купель эчендәге суда чумынды. Халык бәйрәм көнне рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте, майда кызарып пешкән коймак, кайнар чәй белән сыйланды, керәшен карендәшләрнең җыр-биюләрен тамаша кылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International