Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Фермага юл – тормышка юл ул
2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Бу атнада Вахитов исемендәге хуҗалыкта үткәрелгән семинар-киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әнә шулай дип белдерде.
Дөрес сүзгә җавап юк – терлекчелек фермалары бүген табыннарыбызны ит-сөт белән тәэмин итеп кенә калмыйлар, хуҗалык кассасына саллы акчалар да кертәләр. Бу акчага төзелешләр алып барыла, техника, минераль ашламалар сатып алына, хезмәт хаклары, салымнар түләнә, социаль проблемалар хәл ителә.
Вахитов исемендәге хуҗалыкта да гомуми керемнең 85 процентын терлекчелек бирә. Биредә башка тармаклар да аксамый: һәр гектар җирдән мөмкин кадәр югары уңыш алырга тырышалар. Шунсыз булмый, чөнки 5 мең гектар сөрүлек җирләре 5500 мөгезле эре терлекне, 2000 дуңгызны ашата. Югары уңыш алу өчен механизация тармагындагы һәр техниканың сәгать кебек төгәл эшләве кирәк – биредә шуңа ирешелә дә. Терлекчелектә исә эш күптән фәнни нигездә алып барыла. Соңгы берничә елда Санкт-Петербургтан килеп эшләүче “Агрокорм” фирмасы белән хезмәттәшлек итәләр.
-Ел саен иң көчле хуҗалыкларга алып барып укулар оештыралар, ничек эшләргә, азыкны ничек хәзерләргә өйрәтәләр, - ди хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.
Сыер асрауның әллә ни катлаулылыгы юк кебек – ашатасың, эчертәсең, савасың, җәен көтүгә йөртәсең, вакыты җиткәч, каплатып, бозау аласың... Күп җирдә шулайдыр, әмма Вахитов исемендәге хуҗалыкта түгел. Биредә азык рационы гына да 20ләп кушылманы берләштерә. Һәр кварталга бер тапкыр һәр группадагы унар сыердан кан алып, анализга җибәрелә һәм шуңа карап, кирәкле матдәләр дефициты ачыклана. Рацион әнә шул дефицитны капларлык итеп, төрле кушылмалардан төзелә. Шуңа күрсәткечләр дә югары. Бүген һәр сыердан тәүлегенә уртача 20 килограмм сөт савыла.
-40 сыерыбыз 35 литрдан да күбрәк сөт бирә, - ди хуҗалыкның зоотехник-селекционеры Мөнирә Корбанова.
Чыннан да, кайбер сыерларның җиленнәренә күз тимәгәе дип, куркып кына карарлык. Өченче ел тәүлегенә 45–48 литр сөт бирә торган сыерлары Мәскәү күргәзмәсенә кадәр барып кайттылар бит. Югары продуктлы бер нәсел терлекләрен бергә туплап, кунакларга да күрсәттеләр. Кайсы елына 8 мең, кайсы 9 мең килограмм сөт бирә икән.
-Монысы –әнисе, монысы – кызы, ә монысы – кызының оныгы, - дип, 13 малның һәркайсын аерым-аерым күрсәтте Мөнирә апа. Сүз уңаеннан, аның үзенең әле “атказанган” исеме дә юк икән. Хуҗалык рәисе шул хакта белдергәч, “Һичшиксез, исем дә, грант та бирергә кирәк”, - диде министр. Насыйп бүләкләр булсын, Мөнирә апа! Тырыш, булсынга дип эшләүче мондый белгечләрнең, терлекчеләрнең хезмәтенә күрә хөрмәте дә зур булырга тиеш. Әнә бит, узган ел һәр 100 сыердан 96шар бозау алганнар, аларның 17се генә үлгән. Сакланыш – 99 процент. “Дөнья стандартларыннан да югары күрсәткечләр болар”, - диде Марат Әхмәтов.
Хезмәт шартларын яхшырту өчен үзләре дә зур чыгымнар тоталар. Нәфыйк Хөсәенов телгә алган саннар саллы:
-2014 ел безнең өчен зур төзелеш елы булды, - диде ул. - Барлыгы 148 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Яңа мега-ферманың бер корпусы төзелде, сенаж-силос чокырлары ясалды. Моннан тыш ике склад, мега-ферманың тагын бер корпусы төзелә башлады. Быел да 127 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарырга планлаштырабыз.
Мега-фермада хезмәт шартлары күпкә уңай, 320 сыерны өч савымчы сава.
-Яхшыга тиз ияләшәсең бит ул, - диләр савымчылар Тәнзилә Йөзмиева, Рузалия Хөсәенова һәм Лида Габдрахмановалар. Үзләре әйтүенчә, айга 25 мең сумлап хезмәт хаклары алалар икән.
Янил фермасында бер дуңгыз абзары мөгезле эре терлекләр симертү өчен үзгәртеп корылган иде. Бирегә Лельвиж, Поршур фермаларыннан да үгез бозаулар китерелә. Абзарга 450 баш мал сыйган, тәүлегенә уртача 1100 грамм артым алалар. Ит сату бәясе түбән түгел, шуңа ит җитештерү үзен акламый дип әйтергә җирлек юк. Нәселле терлекләр сату да хуҗалыкка акча кертә.
-Монда 50 миллион сумлык байлык бар, - диде министр да, 500 таналары булуга ишарәләп.
Акча булгач, мәктәп-балалар бакчаларына, мәчет-чиркәүләргә булышалар, бәйрәмнәр, спорт ярышлары үткәрәләр. Ел саен 25–30 хезмәткәр ял йортларында сәламәтлекләрен ныгытып кайта. Яңа елга кадәр үк 800 тонна аммиак суы, 15 миллион сумлык минераль ашламалар алып куйганнар. Техникалары хәзерлек сызыгына куелган.
-Коллективтагы һәркемнең көн саен тырышып, вакланып хезмәт куюның нәтиҗәсе бу. Республикада инвесторлар карамагындагы агрофирмалардан тыш, мөстәкыйль эшли торган 300дән артык хуҗалык бар. Начарлары да, Кукмара районының Вахитов исемендәге, “Урал”, “Восток” кебек алдынгылары да бар. Һәр хуҗалык сөт җитештерүдә алардагы кебек күрсәткечләргә ирешсә, каян акча табарга дип аптырап йөрмәсләр иде, - ди Марат Готыф улы.
Журналистлар аннан чит ил санкцияләренең авыл хуҗалыгына нинди тәэсире булу турында да сорадылар.
-Әлегә бәяләрдә тотрыклылык саклана, иткә, сөткә, ашлыкка ихтыяж артты. Бер яктан, санкцияләр авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә игътибарны көчәйтте, әмма, икенче яктан караганда, чит илдән керүче җиһазларга, техникага, минераль ашламалар, азык ясау өчен кирәкле катнашмаларга бәяләр арту сәбәпле, чыгымнар бермә-бермә күбрәк булачак, - диде ул җавап итеп.
Авыл хуҗалыгында беркайчан да эшнең җиңел булганы юк. Аны сынау арты сынау көтә: я хөкүмәт алып бара торган сәясәт сыный, я табигать. Мондый шартларда елны 97 миллион саф табыш белән төгәлли алган вахитлеләрнең хезмәтен ничек батырлыкка тиңләмисең?
Гөлгенә ШӘРИПОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Районга 50 елдан артык хезмәт итү: Равия Каримуллина лаеклы ялга озатылды
Кукмара район Советында Равия Абдулловна Каримуллинаны хөрмәтләделәр. Район башлыгы Сергей Димитриев аңа «Фидакарь хезмәт өчен» истәлек медален тапшырды.
20
май, 2026 ел
Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Кукмара районының үсешен бәяләде
Делегация 3нче мәктәпнең яңа башлангыч сыйныфлар бинасында, А. Булатов исемендәге лицейда, «Рурайам» кондитер предприятиесендә һәм «Урал» терлекчелек комплексында булды. Төп темалар — капиталь ремонт, инфраструктураны һәм авыл хуҗалыгын үстерү.
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 21 маена Татарстан Республикасы
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 21 маена Татарстан Республикасы
2026 елда кадрларга перспектив ихтыяҗ
2026 елда кадрларга перспектив ихтыяҗ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз