“Без – Россия гражданнары” дигән иҗади конкурста кукмаралылар да актив катнашты

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары” дигән иҗади конкурс үткәрде. Әлеге конкурста безнең районнан Ильмир Мохтаров, Марина Григорьева, Виталий Егоров, Айзилә Хаҗиәхмәтова, Динә Хисмәтова катнашып, призлы урыннар яуладылар. Конкурсның район этабын үткәрүдәге тырышлыклары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре Гөлнур Галимуллина, Любовь Дмитриева, Светлана Туктаева, Наилә Шакирова, Алсу Ярмиева дипломнарга лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International