Кукмара йөзүчеләре Чүпрәледән бик күп медальләр белән кайтты

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Чүпрәле районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан йөзү буенча районара квалификацион ярышлар үтте. “Зилант” спорт мәктәбендә Альберт Закиров, Эдуард Хөсәенов кул астында шөгыльләнүчеләр югары күрсәткечләргә ирештеләр. Ильфира Шәрипова – 3 алтын, Сәйдәш Шәймарданов – 2 алтын, 1 көмеш, Алмаз Фәхретдинов – 1 алтын, 1 бронза, Ләйсән Шәйхетдинова – 2 көмеш,Фәннүр Муллагалиев – 1 көмеш, Булат Ганиев – 1 көмеш һәм бронза, Руслан Рахиев 1 бронза медальләргә лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International