Яңа календарь буенча 19 гыйнварда Качману бәйрәм ителә. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, Качмануны икенче төрле Белем бирү көне һәм Яктылык көне дип тә йөртәләр икән. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә инде бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Бу хакта изге Иоанн Златоуст IV гасырда ук болай дип язып калдырган ди: “Христос чумылган һәм суны аруландырган, шуңа күрә Качману бәйрәмендә кешеләр төн уртасында изге суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклыйлар. Су вакыт узу белән хәтта ике-өч ел торса да бозылмый”. Ә инде Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши.
Иң мөһиме – ышаныч!
Районыбызның Кызыл Тау авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Түбән Чурада гомер кичерүче Анна Степанова җирлек халкына яхшы таныш. Югары Чура чиркәвендә көйләп келәү әйтүчеләрнең берсе ул.
-Мин моннан 43 ел элек дини гаиләгә килен булып төштем. Әнкәйнең дини китаплары бик күп иде. Ул мине акрынлап аларның серләренә төшендерә башлады. Башта бер дә өйрәнә алырмын шикелле түгел иде, әмма чын күңелдән теләсәң, барысын да булдырасың икән ул. Чиркәүгә йөри башлагач, күңелгә аеруча рәхәтлек иңүен сиздем. Бераздан көйләп келәү әйтә башладым, - ди ул.
Анна ханым 33 ел мәктәптә пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Иван абый белән өч ул тәрбияләп үстерәләр алар. Николай һәм Анатолийның инде үз гаиләләре, балалары үсеп килә. Төпчекләре Виталий исә әти-әнисе янәшәсендә. Авылларыннан берничә чакрым ераклыктагы Югары Чура авылындагы гыйбадәт йортына Анна апаны атна саен уллары машина белән алып бара икән.
Анна Степанова безгә Качману белән бәйле йолалар турында да сөйләде:
-Качмануга каршы көнне бар халык бердәм булып авылның “Изге чишмә”сеннән чиркәүгә су ташый. Су алып кайтканда савытның өслеге капланган булырга тиеш. Икенче көнне иртә белән һәркем дин йортына гыйбадәт кылырга җыела. Филипп атакайның вәгазен тыңлаганнан соң, көйләп келәү әйтелә. Төрле шәһәрләрдән, күрше-тирә районнардан да авылдашлар, кунаклар кайта. Алар барысы да үзләре белән чиркәүдә изгеләндерелгән суны салып алып китәләр.
Без исә, җыру көйләп, Филипп атакай белән бергә бәкедәге суны изгеләндерергә су буена төшәбез. Атакай кач ярдәмендә суны сафландырганнан соң, суга чумулар башлана.
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.