“Тылсым”да “Хокукый белемнәр мәктәбе” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Әлеге чарада үзәк директоры Нурсөя Мөбарәкова, Кукмара рйаоны буенча Россия пенсионерлары союзының җирле бүлекчәсе рәисе Әлфинур Сабитова, “Россельхозбанк”ның әйдәп баручы икътисадчысы Марат Закирҗанов, район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗановлар катнашты. Очрашып сөйләшүдә сүз башлыча агымдагы елда пенсиянең тупланма өлеше, кертем һәм кредитлар буенча пенсия реформалары турында барды. Равил Нигъмәтҗанов исә үзенең чыгышында социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә эшләнгән социаль яктан әһәмиятле булган проектлар буенча грантлар оту һәм аларны тормышка ашыру эшчәнлеге хакында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International