Сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар канатында” фестиваленнән җиңү белән кайттылар

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар канатында” балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты халыкара конкурсында катнаштылар. Мәктәпнең саксофон классы укучысы Илһам Хөсәенов “Инструменталь иҗат” номинациясендә - икенче, ә брасс-квинтетта беренче дәрәҗә дипломант иясе булды җитәкчесе М.Хәсәнов, музыка җитәкчесе З.Юзмеева). “Театр иҗаты” номинациясендә “Мәзәкчеләр” (“Затейники”) театр коллективы беренче дәрәҗә дипломант исеме алды (җитәкчесе Д.Хәбибуллина, музыка җитәкчесе Л.Нурмеева). “Сәнгатьле сөйләү” номинациясендә “Калейдоскоп” театр төркеме укучылары Ислам Шәйдуллин – өченче дәрәҗә лауреат, Кира Петрова – беренче дәрәҗә дипломант, Никита Соколов икенче дәрәҗә дипломантлар булдылар (җитәкчеләре Р.Ваккасова).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International