Район җитәкчесе Вахиттә яшәүче сугыш ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлады

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә
Район җитәкчесе Сергей Димитриев Вахит авылында яшәүче Имаметдин абый Шәйхетдиновны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да юбилярны зур бәйрәме белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International