ЮХИДИ идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында кукмаралылар да катнашты
2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Узган атнада Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт иснпекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов катнашты. Коллегиядә республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов узган елгы эшкә нәтиҗә ясады, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренә аерым тукталды, бурычлар билгеләде. Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин исә үзенең чыгышында агымдагы елның май-август айларында ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында һәм аннан соң булачак “Мастерс” турнирында иминлек тәэмин итүдә катнашачакларын ассызыклады.
2014 елда Татарстанда бәла-казага китергән 5391 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, 614 кешенең, шул исәптән 14 баланың гомере өзелгән.
Балалар катнашында 615 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 14 баланың гомере өзелгән, 665 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балалар катнашында 281 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 10 бала һәлак булган.
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.