Кукмараның ЮХИДИ коллективы узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынны алды

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Узган атнада Казанда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республиканың икенче категория ЮХИДИ бүлекчәләре арасында беренче урынны алган Кукмара юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов Диплом белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International