Мәдәният йортында узган хисап җыелышында исә җирлек башлыгы Рим Фәхрәзиев, урман-техник көллияте директоры Афанасий Данилов, урта мәктәп директоры Илсур Кәшәпов, участок инспекторы Руслан Сираҗетдинов, район прокуроры Минемулла Нәҗипов, район үзәк дәваханәсе баш табибы Равил Халиев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев исә районның 2014 елгы социаль-икътисадый торышы турында сөйләде, максат һәм бурычлар билгеләде.