Бүгенге көндә Лубян авылында тагын 8 йорт яны кишәрлеге су астында калган. Авыл территориясендә суның күтәрелүе аркасында Нократтагы 25 йорт яны кишәрлеге су астында калган. Шуңа бәйле рәвештә безнең районда язгы ташу аркасында югары әзерлек режимы кертелде Шул ук вакытта халыкны эвакуацияләү таләп ителми, авыл белән транспорт элемтәсе бозылмаган.
2025 елда Кукмара районы «Пушкин картасы» буенча 4,5 млн сумлык 17 меңнән артык билет сатып алган. Район республиканың 45 муниципалитеты арасында 7‑нче урынны алган, ә район Мәдәният йорты бу программа белән эшләүдә Татарстанда лидер булган.