Күкшелдә яңа ФАП ачылды

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Күкшел авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны “Строй-Гарант” оешмасы төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район җитәкчесе Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, килгән кунаклар, авыл халкы катнашты.

-Районыбыз республикада эшләп килүче 30лап программада катнаша,социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Быел Кукмарада - 260 урынга, ә Туембашта 50 урынга исәпләнелгән балалар бакчалары төзелә, өч мәктәптә капиталь ремонт эшләре бара. Район үзәк дәваханәсендә дә шактый саллы суммага төзелеш эшләре алып барыла. Бүген исә районда җиденче фельдшер-акушерлык пунктын файдалануга тапшырабыз. Бу медпункт халыкка игелекле хезмәт күрсәтсен, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев.

Модульле медпунктта яңа җиһазлар урнаштырылган. Мондый башлангыч дәвалау учреждениесе республика программасы кысаларында Ташлы-Елга авылында да төзеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International