Кукмаралылар Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәреп кайттылар
2015 елның 9 июне, сишәмбе
Кукмара районы җитәкчелеге, үзешчән сәнгать осталары, мәдәният хезмәткәрләре, Оренбург өлкәсенең Сакмар районы, Татар Каргалысы авылына барып, VI Бөтенроссия авыл Сабан туен гөрләтеп үткәреп кайттылар.
Бәйрәмдә Россиянең Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм Россиянең башка 18 төбәгеннән кунаклар, 20ләп мөселман оешмаларының дини лидерлары, алтмышлап татар диаспорасы вәкилләре катнашты. Кытайдан, Австралия, Казахстаннан да бер төркем рәсми делегация бәйрәм чараларында күңел ачты.