Районыбызның опека бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм оештырды

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
10 июнь көнне дүртенче мәктәп янындагы ял паркында опекага алынган балалар өчен бәйрәм – Сабантуй оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиевалар тәбрикләде. Сабантуйда малайлар һәм кызлар төрле ярышларда катнаштылар: капчык киеп сикерделәр, сулы чиләк белән йөгерделәр, күзне бәйләп әйберләр кистеләр, җырладылар. Малайлар арасында узган көрәш тә бик күңелле булды. Бәйрәмнән беркем дә бүләксез кайтмады – һәр балага иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр өләшенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International