“Бүген нинди бәйрәм?” дип исемләнгән әңгәмә

2015 елның 15 июне, дүшәмбе
Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова Пычак урта мәктәбе каршында оештырылган лагерь балалары өчен 12 июнь –Россия көне уңаеннан “Бүген нинди бәйрәм?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче лагерьда ял итүче балаларга әлеге бәйрәм хакында мәгълүмат бирде. Россия көне турында тулырак язылган мәкаләләрдән өзекләр укыды, балаларда туган сорауларга төгәл җавап бирде. Соңыннан балалар өчен “Күңелле стартлар” дип исемләнгән уен оештырды. Укучылар әлеге уенда төрле спорт ярышларында катнашып, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International