Күмәк хуҗалыкларда, агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү бара

2015 елның 15 июне, дүшәмбе
“Кукмара” агрофирмасында да бу мөһим эш оешкан төстә башланып китте.

-Күпьеллык үлән басулары 1126 гектар мәйдан били. Ун көн элек үләннәрне чабуга керештек. Бер “Полесье”, бер ЕС-1 комбайннары көненә 100 гектарда үләннәрне теземнәргә сала. Дамир Газизуллин кипшерә башлаган теземнәрне әйләндергәч, биш пресслагыч печәнне рулоннарга төрә. Быел 1050 тонна печән хәзерләргә тиешбез, - ди агрофирманың баш агрономы Илназ Галәветдинов.

12-13 июнь – бәйрәм көннәрендә дә кырда булганнар механизаторлар. “Көннәр аяз торса, без иртәдән кичкә кадәр эшләргә риза. Печән өсте елга бер генә була, - диделәр Мансур Хисмәтуллин белән Альфред Сафин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International