Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республика авылларында модульле ветеринария пунктлары төзү буенча махсус программа эшли башлаган иде. Әлеге программа кысаларында районыбызның Чишмәбаш авылында заманча ветеринария пункты ачылды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты. Ветеринария пункты Зур Сәрдек, Сәрдекбаш һәм Олыяз авыл җирлекләре халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Мал-туарларга югары квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен пунктта бөтен шартлар да тудырылган, хәтта операция бүлмәсе дә бар. Табиблар халыкка бушлай һәм шул ук вакытта түләүле хезмәт күрсәтергә әзер. Ә инде терлекләр авырып китсә, шулай ук әллә кайларга барасы түгел – биредә аптекада да эшләчәк.