Әсән-Елгада яшәүче Саимә апа Шакировага 90 яшь тулды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Юбилярны әлеге истәлекле бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйковлар котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Саимә апага тормышның авырлыкларын бик күп күрергә туры килә. Сынмый, сыгылмый, нык булып кала ул. Тугызынчы дистәне түгәрәкләвенә карамастан, күзләре яхшы күрә, колаклары ишетә, зиһене дә яхшы әбекәйнең. Алга таба да сау-сәламәт булыра язсын сезгә, Саимә апа!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International