Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
“Сөт иле”ндәге агрофирмалар арасында “Әсәнбаш” алдынгы позицияләрне били
2015 елның 27 июне, шимбә
Райондагы алдынгы хуҗалыкларның үкчәләренә басып килә дисәң дә була “Әсәнбаш” агрофирмасын. Күптән түгел “Сөт иле” холдингы филиаллары җитәкчеләре катнашында районда үткәрелгән республика семинарында моңа тагын бер кат инандык. Холдингның генераль директоры Минсәгыйрь Нуруллин әсәнбашлылар турында бары тик уңай фикердә генә. “Сөт тә, ит тә бар, бозаулар - күз тимәсен, печән хәзерләү дә кызу темплар белән бара. “Сөт иле”ндәге агрофирмалар арасында “Әсәнбаш” алдынгы позицияләрне били”, -диде ул.
“Виль Кужым”, “Алга” , “Заря”, “Әсәнбаш” бүлекчәләрен берләштергән филиал генераль директор Илдар Гарифуллин җаваплылыгына тапшырылгач, чын мәгънәсендә үзгәрешләр кичерде. Кайсы тармакка гына күз салсаң да, бүгенге күрсәткечләр үсеш юлында. Ә инде бозау алу буенча филиал районда, гомумән, беренче урында бара. Ел башыннан агрофирмада 932 баш бозау алганнар, бу узган ел белән чагыштырганда 242 башка артыграк. Район буенча узган елга караганда барлыгы 500гә якын бозау күбрәк алынса, шунын яртысы - әсәнбашлылырның күрсәткече. Филиалда барлыгы 139 савым сыер исәпләнә. Бер сыерга якынча көн саен 19,5 килограмм сөт савыла, барлыгы 24 тонна сөт Мамадышка жибәрелә икән. Бу –һәркөнне агрофирмага 432 мең сум акча кайта дигән сүз.
Житәкченең кылларын тарткалап, кәефе, эш нәтиҗәләре, яңалыклар турында кызыксынам.
-Бер яктан караганда күңелем тыныч: чәчү үзвакытында башкарылды, терлекчелек тармагында эшебез уңышлы бара. Хезмәт хаклары айныкы-айга карточкаларга күчерелеп барыла.1500 тонна коры печән складларга урнаштырылды, 7 мең тонна сенаж салынды,- ди ул. -Икенче яктан, күрсәткечләрне тагын да яхшырту, терлекчелекне “Заря”да гына түгел, һәр булекчәдә рентабельле итү буенча ныклап эшкә тотыныр вакыт житте. Иске Юмья фермасында районда, республикада үрнәк итеп куярлык дәрәҗәдә эшлиләр икән, ник аны башка бүлекчәләрдә дә булдырмаска ди.
Әсәнбашлыларның эш аты икәнен күреп, быел “Сөт иле” җитәкчелеге “Дружба” филиалының Өркеш бүлекчәсеннән дә 4 мең 200 гектар җирне аларга тапшырган. Шунда рапс семьялыгына керүче “Рыжик” дигән яңа төр техник культура чәчкәннәр. “Ай саен филиалда малларны ашату өчен ике миллион сумлык акча тотыла. Чыгымнарны киметү өчен әлеге культураны чәчеп карадык. Орлыгын сытып май чыгара, түп (жмых) ясый торган техника да сатып алдык. Ул катнаш азык составына кушылачак,”-диде Илдар Гарифуллин.
Катнаш азык, дигәннән, быелдан башлап үзләре үк жиде төрле кушылмадан катнаш азык әзерли башлаганнар. Республика семинарында катнашучылар аның технологиясен кызысынып карадылар. Болардан тыш та башкаларга күрсәтерлек, өйрәнерлек әйберләр бар әле агрофирмада. Алары турында соңрак язылыр.
Гомуми мәйданы 15 мең гектарны биләгән чәчүлек җирләренең 6733 гектарына бөртеклеләр чәчелгән, 2 мең гектарны биләгән кукуруз да, күз тимәсен, кышны чыгарга ныклы азык запасы тупларлык булып үсеп килә. Көз көне аннан 20 мең тонна силос салу планлаштырыла. Әйтергә генә җиңел, берәр мең тонналы егерме чокыр дигән сүз бит бу.
Лилия НУРГАЛИЕВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Әдәби сәгать: “Яздан аерып булмый Тукайны”
22 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне, 140 еллык юбилее уңаеннан , “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән әдәби сәгать үтте. Әлеге чарада Кукмара районы Поч-Кучук урта мәктәбе укучылары һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары, катнашты. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен, җырларын аудио язмада тыңладылар. Тукай иҗаты буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
22
апрель, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 22 сәгатьтән 2026 елның 23 апрелендә 08 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 23 апрель иртәсендә республиканың көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык ясалу.
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 22 сәгатьтән 2026 елның 23 апрелендә 08 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 23 апрель иртәсендә республиканың көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык ясалу.
Методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде
2026 елның 22 апрелендә инструктор-методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз