Китапханә яңалыклары

2015 елның 27 июне, шимбә
Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова лагерьга йөрүче балалар өчен “Добрая лесная поляна” дип исемләнгән викторина үткәрде. Викторина барышында ул укучыларга файдалы үсемлекләр, дару үләннәре турында мәгълүмат бирде. Сәламәтлек өчен куркыныч дип саналган дару үләннәре белән якыннан таныштырды. Соңыннан укучылар табигать кочагында дару үләннәре җыйдылар, аларның исемнәрен атап, нинди очракта үләннәрнең ярдәмгә килүләрен әйттеләр.

Балды Кенә авылы китапханәчесе Айна Павлова урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Славим Россию” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде. Укучылар китапханәче оештырган конкурсларда, уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Россия тарихы турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тыңладылар.

Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова Россия көненә багышлап китапханәгә килгән укучылар өчен “Великой России прославленный флаг” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларга Россия белән бәйле сораулар биреп, укучыларның белемнәрен тикшерде. Шулай ук китапханәче укучыларны дәүләт символлары, флагларның килеп чыгу тарихы белән таныштырды.

Югары Кузьмесь авылы китапханәчесе Валентина Тухтарова, китапханәгә килгән укучылар белән бергәлектә, Россия көне турында сөйләшү алып барды. Ул укучыларны Россия тарихына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырды, викторина уены оештырды. Соңыннан укучылар туган илгә багышланган шигырьләр сөйләделәр.

Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова 4-6 нчы сыйныф укучылары өчен, “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында, “Наркомания һәм балачак” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә укучыларга наркотиклар турында мәгълүмат бирелде, әлеге матдәнең кеше тормышы өчен куркыныч булуын исбатлап күрсәтү максатында презентация күрсәтелде. Укучылар арасында рәсем конкурсы оештырылды.

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова лагерьга йөрүче балалар өчен “Табышмаклар илендә” дип исемләнгән кичә үткәрде. Укучылар әлеге кичәдә үзләренең белемнәрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Күңелле уеннарда катнашып, әйтелгән табышмакларга дөрес җавап бирделәр. Кичә бик күңелле һәм файдалы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International