Зур Кукмарада юл төзекләндерү эшләре бара

2015 елның 27 июне, шимбә
Кукмараның юл төзү-ремонтлау участогы юлчылары Зур Кукмара авылының Октябрь урамы юлын төзекләндерүне төгәлләп киләләр. “Тирән чокырлары булган урам инде күптәннән ремонт сорый иде. Шуңа күрә иң элек юл яхшылап тигезләнде, балчык, таш, ком, вак таш салынып тиешле таләпләргә туры китерелеп тыгызланды. Республиканың авыл юлларын ремонтлау программасы кысаларында барлыгы 580 метр арада эш башкарылды. Шушы көннәрдә авылыбызның Эшчеләр урамы да өлешчә ремонтланачак,”– диде авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International