Кукмараның “Ромашка” балалар бакчасы республика конкурсында өченче урынны алды

2015 елның 27 июне, шимбә
Мәгариф идарәсе учреждениеләренең профсоюз оешмалары арасында “Иң яхшы коллектив килешүе” дигән смотр-конкурс уздырылды. Район күләмендә беренче урын яулаган эшләр халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитетына җибәрелде. Республика күләмендә үткән конкурста катнашып, поселокның “Ромашка” балалар бакчасы коллективы 3нче урынны яулады. Шушы коллективны җитәкләүче балалар бакчасы мөдире Зыятдинова Гөлназ Ринат кызын, профсоюз оешмасы җитәкчесе Шаймарданова Гөлия Камил кызын һәм профсоюз әгъзаларын җиңүләре белән котлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International