Кукмарада яшәүче Шакир Зәкиевны 90 яшьлеге белән район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Бүген Кукмарада яшәүче Зәкиев Шакир Зәки улы үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Шакир абыйны район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук киез итек-киез комбинаты хезмәткәре Ирина Кисиль, “Тылсым” үзәге җитәкчесе Нурсөя Мөбарәковалар да юбилярга үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.

Юбиляр улы Наил, килене Гөлфия гаиләсендә яши. Аның биш улы, 10 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Шакир Зәкиев киез итек-киез комбинатында 20 ел эшләп лаеклы ялга чыккан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International