Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Чарлы авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты
2015 елның 30 июне, сишәмбе
Чарлы авылында республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты.
Һава торышы бәйрәм тантанасын гына көткән диярсең: авылда күкрәп, тирә-юньне сафландырып, күптән көтеп алынган җәйге җылы яңгыр явып узды.
...Мәдәният йорты тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм – самавырларда чыжлап коймак-беленнәр пешеп, самавырларда чәйләр кайнап тора, тирә-юньгә дәртле көй-моң агыла.
-Сөенечебезнең чиге юк. Бәйрәм чаралары оештыру, истәлекле даталарны билгеләп үтү, танылган артистларны концерт программасы белән үзебезгә чакыру түгел, бина эченә хәтта керергә дә куркыныч иде. Клубыбызны танырлык түгел хәзер, озын гомерле генә була күрсен, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, “Сударушки” ансамбле солисты Зөбәрә Мөлекова.
Чарлыларның шатлыгын район җитәкчесе Сергей Димитриев та уртаклашты, үзенең котлау сүзләрен ирештерде.
-Мәдәният йорты бүген, чын мәгънәсендә, үзенең икенче “яшьлеге”н кичерә. Рафис Кәримов җитәкчелегендәге “Кукморстройсервис” төзүчеләре аны үзгәртеп коруда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Гореф-гадәтләрне саклап калуда, үстерүдә, яшьләрнең ялын файдалы итеп оештыруда мәдәният учакларының әһәмияте бик зур. Әлеге мәхабәт бина да беркайчан буш тормасын, аралашу, рухи тәрбия бирү урынына әверелсен иде, - диде ул.
-Моннан 33 ел элек төзелгән мәдәният учагы инде шактый тузган иде. Хәзер исә карап кына торырлык, - ди Чарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Нәҗмиев. – “Авыл клублары” республика программасы буенча мәдәният йортында бик күп эшләр башкарылды: тәрәзәләр, түбә тулысынча алыштырылды, стена-түшәмнәр төзекләндерелде, стеналар штукатурлап буялды, сәхнә ясалды, челтәрләргә кадәр яңартылды. Төзүчеләргә зур рәхмәт. Хәзер исә авыл халкына, аеруча яшьләргә булганның кадерен белеп, саклап тотарга кирәк!
Яңа клуб белән танышканнан соң, авыл халкы зур, иркен, якты залда җирлек һәм район Мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карады.
Алсу ИДРИСОВА.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Иске Юмья Мәдәният йортында Космонавтика көненә «Йолдызларга — бергә!» викторинасы узды
Заманча Мәдәният йорты 2020 елдан эшләп торган Иске Юмья авылында 11 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелде. Клуб формированиеләре катнашучылары космосны үзләштерү тарихына, Гагарин батырлыгына һәм планеталар серләренә багышланган тематик викторинага җыелды.
Кукмара районында ветераннарга һәм СВО катнашучыларына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
28 апрельдә Кукмараның Үзәк район китапханәсендә сәгать 10:00дан 13:00га кадәр Җиңү көненә багышланган кабул уздырыла. Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, СВО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай консультацияләр һәм документлар төзүдә ярдәм ала ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз