Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмарада хәзер тоз “мәгарә”се бар
2015 елның 30 июне, сишәмбе
Авыруларга шифа бирү көченә ия булган могҗизалы һәм серле тоз мәгарәләре турында белмәүчеләр сирәктер. Анда барып кайту турында хыялланып та, мөмкинлекләре булмаган райондашларыбызны сөендерергә ашыгабыз: мондый “мәгарә” хәзер үзебезнең Кукмарабызда барлыкка килде. Төгәлрәк әйткәндә, “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тоз белән дәвалау бүлмәсе ачылды. Бу – “Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары һәм район инвалидлар оешмасының бердәм проекты эшенең нәтиҗәсе.
-Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның изге ниятләрен яклап, без инвалидларның, өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышларын яхшырту, уңайлы итү өчен үткән елда егермегә якын проект эшләдек. Алтысы буенча Грант оттык. Тоз белән дәвалау бүлмәсе “Тулы канлы тормыш белән яшәү” дигән проект буенча откан суммага, ягъни республика Министрлар Кабинетыннан 107 мең сум күләмендә өлешчә финанслау хисабына җиһазландырылды, - дип сөйли “Президент белән бергә” хәрәкәтенең җирле бүлеге активисты, үзәк җитәкчесе урынбасары Инна Баһавиева.
Тоз дәвасыннан әлеге үзәк табибы Илфат Шәймарданов билгеләве буенча көндезге бүлектә ял итүчеләр файдалана. Биредә хезмәт күрсәтүче шәфкать туташы Ләйлә Иванова, махсус курсларда укып һәм әзерлек үтеп, эшенең барлык нечкәлекләрен үзләштергән.
-Тоз белән дәвалау бүлмәсе тозлы ясалма микроклимат шартларында дәвалауга көйләнгән. Мондый дәва кискен һәм хроник бронхит, озакка сузылган үпкә ялкынсынулары, төрле дәрәҗәдәге бума ютәл, хәтта тире авырулары белән интегүчеләргә сихәт бирә. Борын хастасын дәвалауда да нәтиҗәсе зур, - дип аңлата Ләйлә ханым.
Бүлмә үзе, стена һәм түшәмнәре тоз белән капланып, бераз мәгарәгә охшатып эшләнгән. Тозы исә данлыклы Соль-Илецк күлләреннән, ягъни Тоз Иленнән алып кайтылган. Көненә өч агым белән берьюлы биш авыру кабул ителә. Алар, махсус халатлар һәм башлыклар кигән көе, тын гына яңгыраган классик көйләр астында ярты сәгать буе изрәп, тозлы “диңгез һавасы”н сулап утыралар. Чыннан да, бүлмә ультратавышлы ингалятор-небулайзер ярдәмендә дымландырылып, болыт сыман тоз пары белән тула, түрдәге пальмалы күренеш исә күңелләрне ерак көньякка алып китә. Билгеле, мондый шартлар нервларны тынычландыра, иммунитетны да ныгыта. Ун көнлек дәвалану курсын үткән кеше үзен диңгез буенда ял итеп кайткандай хис итә икән.
Без әңгәмә корган арада “Тылсым”ның ишегалдында инвалидлар сабан туе гөрләде. Быел ул унсигезенче тапкыр үткәрелде. Гадәти сабантуйдагы кебек, биредә барлык төр диярлек ярышлар узды. Мәйданга килгән һәркемнең йөзләрендә бәйрәм шатлыгы чагыла иде.
-Физик мөмкинлекләре чикләнгән затларның тормышын ямьләндерү өчен кулдан килгәннең барысын эшләргә тырышабыз, - ди үзәк җитәкчесе Нүрсия Мөбарәкова.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Әдәби сәгать: “Яздан аерып булмый Тукайны”
22 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне, 140 еллык юбилее уңаеннан , “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән әдәби сәгать үтте. Әлеге чарада Кукмара районы Поч-Кучук урта мәктәбе укучылары һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары, катнашты. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен, җырларын аудио язмада тыңладылар. Тукай иҗаты буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
22
апрель, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 22 сәгатьтән 2026 елның 23 апрелендә 08 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 23 апрель иртәсендә республиканың көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык ясалу.
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 22 сәгатьтән 2026 елның 23 апрелендә 08 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 23 апрель иртәсендә республиканың көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык ясалу.
Методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде
2026 елның 22 апрелендә инструктор-методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз