Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Кукмарадан – 100 мең тонна икмәк"
2015 елның 30 июне, сишәмбе
Узган атнада районыбызга килгәч, Марат Әхмәтов кукмаралылар алдына әнә шундый бурыч куйды.
Район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин белән берлектә вертолетта иген басуларының торышы белән танышканнан соң, министр “Дружба“ агрофирмасы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
-Районыгызга чәчү вакытында килеп булмаган иде. Тырышкансыз: иген басуларыгызның бүгенге торышы сөенерлек. Әнә, арышларыгыз кеше биеклеге булып үскән, - диде ул Кашкара авылы артындагы басуга күрсәтеп. – Моңа иң кирәк чакта явым-төшемнәр булуы да зур этәргеч ясагандыр, вертолетта карап йөргәндә корылыктан куырылган басуларны күрмәдем. Ә бит республикада май- июнь айларында нибары 3 миллиметр яңгыр яуган районнар да бар. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алып, тулай җыемны 100 мең тоннага җиткерә алырсыз дип уйлыйм.
Быел терлек азыгы культуралары да мул уңыш вәгъдә итә. Күпьеллыкларның беренче каты шактый гына печән әзерләргә мөмкинлек бирде. Яшел азык муллыгыннан файдаланып, сөт җитештерүне тагын да арттыру, ә киләсе елга 200 тоннага җиткерү бурычы тора. Районыбыз бүген дә сөт саву буенча республикада икенче урында бара: көнлек савым 175 тонна тәшкил итә. Әлбәттә, язгы-җәйге айларда сөт сату бәяләренең нык кимүе эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен дә, үз хуҗалыгында мал асраучыларны да бик борчый.
-Сентябрь җитмичә, бәяләр артыр дип өметләнеп булмый. Бу республика җитәкчелегеннән тормый, чөнки бәяләр уйнау читтән сөт продукциясенең күпләп кертелүе белән бәйле, моңа без контрольлек итә алмыйбыз. Бу мәсьәлә безнең үзебездә дә зур борчу тудыра. Уйланырга җирлек бар: быел республикада сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда 5 процентка артты, әмма бәяләр түбән булу сәбәпле, сөт сатудан керем шул дәрәҗәдә калды. Шуңа безгә продукция җитештерү чыгымнарын киметү юлларын эзләргә кирәк, - диде Марат Әхмәтов.
Эре терлекчелек комплекслары төзү чыгымнарының 20 процентын компенсацияләүгә юнәлдерелгән федераль программа сөт җитештерүчеләргә стимул булачагын ассызыклады ул. Шулай ук кечкенә фермалар коручыларга ярдәм күрсәтү күздә тотылган программа эшли башлау да күпләп терлек асраучылар өчен файдалы булачак. Аның белән кызыксынучылар районыбызда да аз түгел.
Гөлгенә ШӘРИПОВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Әдәби сәгать: “Яздан аерып булмый Тукайны”
22 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне, 140 еллык юбилее уңаеннан , “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән әдәби сәгать үтте. Әлеге чарада Кукмара районы Поч-Кучук урта мәктәбе укучылары һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары, катнашты. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен, җырларын аудио язмада тыңладылар. Тукай иҗаты буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
22
апрель, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 22 сәгатьтән 2026 елның 23 апрелендә 08 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 23 апрель иртәсендә республиканың көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык ясалу.
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 22 сәгатьтән 2026 елның 23 апрелендә 08 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 23 апрель иртәсендә республиканың көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык ясалу.
Методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде
2026 елның 22 апрелендә инструктор-методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз