Байлангар авылындагы “Сабантуй” чишмәсенең дә “йорты” инде тузган булган. Авыл халкы соравы буенча аны сүтеп, профнастилдан ясап, чишмәне яңа өйле иткәннәр, Сабантуй мәйданына инеш аша чыга торган басмалар ремонтланган. Бу эшләр барысы да смета нигезендә, быел җыелган үзара салым акчалары хисабына башкарылган.
Узган елдан калган үзара салым акчасының 212 мең сумы Байлангар авылы урамнарына өлешчә вак таш салып чыгу өчен тотылачак, ә калган 50 мең сум акча Нормабаш урамын төзекләндерүгә тотылачак. Өч авылда да чишмәләрне торгызу эш планына кертелгән.
Байлангар белән Сазтамак авылларында балалар мәйданчыклары төзү өчен урыннар әзерли башлаганнар, спорт җиһазлары өчен заказ бирелеп, аукционга куелган.
Сазтамактагы үзәк һәм урта урамга (барлыгы 1 километр 700 метр) федераль программа нигезендә асфальт җәю башланган. Әлеге эш 28 миллион сумга төшәчәк икән.